Габделхак Мотыйгуллин ТР Авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары берләшмәсе утырышында кошларның вируслы авыруларын кисәтү турында сөйләде

2021 елның 16 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары ассоциациясе Советы һәм президиумы утырышында кошларның вируслы һәм башка авыруларын кисәтү буенча профилактик чаралар турында чыгыш ясады.

Утырыш Россия Федерациясенең АККОР рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары ассоциациясе советы Президенты Камияр Байтимеров, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары һәм республиканың авыл хуҗалыгы эшкәртү, тәэмин итү, кулланучылар кооперативлары рәисләре җитәкчелегендә узды.

Киңәйтелгән утырыш барышында муниципаль районнарның кече фермер хуҗалыкларын үстерүдәге эшчәнлеген анализладылар, кошчылыкны үстерү, кошларның баш санын саклап калу һәм кошчылык продукциясен җитештерү мәсьәләләре һәм коры һава шартларында терлек азыгы әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International