Җәйге чорда республиканың район ветеринария берләшмәләренең ветеринария лабораторияләре белгечләре терлекчелек биналарында дезинфекция сыйфатын контрольдә тоталар. Дезинфекциянең сыйфатын тикшерү өчен терлекләр тота торган бина эчләреннән проба анализлары алына.
Дезинфекцияләнгән объектны зарарсызландыру төгәл эшләнгәнме, дезинфекция алымнары дөрес сайланылганмы икәнен билгеләү өчен дезинфекция сыйфаты контрольдә тотыла.
Мондый эшкәртү процедуралары хуҗалыкларның эпизоотик иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән ветеринария-санитария чаралары комплексында зур әһәмияткә ия. Дезинфекция һәм дезинсекцияне вакытында үткәрү авырулар килеп чыгуга юл куймаска, терлекләр һәм кош-кортның баш санын саклап калырга, куркынычсыз, сыйфатлы чимал һәм җитештерелә торган продукция алырга мөмкинлек бирә.