Татарстанда Корбан бәйрәменә йомгак ясалды

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Татарстанда 2021 елда Корбан бәйрәменә йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, районнарның ветеринария белгечләре, Республика ветеринария лабораториясе, Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте көче белән бөек мөселман бәйрәмен оештыру барлык кирәкле чаралар һәм иминлек таләпләре үтәлде. 

2021 елда республикада корбан чалу йоласын үтәү өчен 51 урын оештырылды, шуларның  16сы - Казан шәһәрендә эшләде. ТР Диния нәзарәте бинасындагы барлык корбанлык сарыклар санитар контроль һәм ветеринария тикшерүе узды. Корбан чалу көннәрендә «Сария Био-Индастрис Алабуга» биологик калдыкларны эшкәртү заводына һәм республиканың ветеринария хезмәтләре бинасындагы мәйданчыкларны дезинфекцияләү тәэмин ителде.

Шулай ук Корбан бәйрәме уңаеннан барлык мәчетләрдә һәм корбан чалу урыннарында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри шарт булды.

Татарстан Республикасында барлыгы 51 махсус оештырылган урында, Казанны да кертеп, 13 417 баш терлек корбан ителде, шуларның 44е – эре мөгезле терлек. Казанның үзендә 16 махсуслаштырылган урында 5883 баш терлек корбан чалынган.

ТР Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды "Мохтаҗларны ашат" социаль акциясе кысаларында, иганәчеләрне җәлеп итеп, мохтаҗ кешеләргә тарату өчен өстәмә 1826 сарык корбан итеп китергән. Шулай итеп, Казанның аз тәэмин ителгән 2542 гаиләсе һәм социаль хезмәтләр күрсәтүче 13 оешма 27,4 тонна корбан ите белән тәэмин ителгән.

Татарстан районнары һәм шәһәрләре арасында, элеккегечә, Әлмәт мөхтәсибәте лидер булып тора: биредә 1550 сарык корбан итеп китергән. Аннары Яр Чаллы мөхтәсибәте (1520), Питрәч (750), шулай ук Яшел Үзән (550) килә. Казанда суйган терлекләр саны буенча "Казан Нуры" (2000 сарык), "Мәрҗани" (600) һәм "Сөләйман" (550) мәчетләре лидер булып тора.

ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2021 елда, республика районнарында һәм Казанда махсус урыннарда оештырылган корбан чалуны исәпкә алып, 15 243 хайван корбан ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International