Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге берләшмәләрнең эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 16 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге район дәүләт ветеринария берләшмәләре баш табиблары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.

Киңәшмә барышында беренче булып бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык, икътисадый планлаштыру һәм дәүләт заказы бүлеге башлыгы Регина Филиппова югарыда әйтеп үтелгән учреждениеләрнең финанс һәм хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча чыгыш ясады.

Юридик мәсьәләләр турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хокук бүлеге башлыгы Руслан Кузюров сөйләде. Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов киләсе кварталга үтәләсе мәсьәләләр билгеләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International