Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге район дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашында зур киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллинның чыгышы белән ачылып китте. Ул хайван авыруларын кисәтү һәм бетерү буенча чаралар үткәрүне оештыру өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен муниципаль районнар һәм шәһәрләр тарафыннан субвенцияләрне үзләштерү эшен анализлау турында сөйләде. Шулай ук хуҗасыз хайваннар белән эш итү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Елена Ильина Татарстан Республикасы буенча эпизоотиягә каршы чаралар планы үтәлеше турында сөйләде. Хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр сакланышы мәсьәләләре турында дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов сөйләде.
Киңәшмә ахырында Алмаз Хисаметдинов киләсе кварталга бурычлар билгеләде.