Бүген Баш ветеринария идарәсенең ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина Мөслим районында эш сәфәрендә булды. Биредә ул Мөслим районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән очрашты, ветеринария-санитария экспертизасына кагылышлы мәсьәләр белән танышты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә система администраторы (мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча белгеч) таләп ителә.
Баш ветеринария идарәсе 2021 елда Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария учреждениеләрендә «Иң яхшы төзекләндерелгән территория» конкурсын үткәрү турында игълан итә. Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы 28.04.20021 боерыгы нигезендә, территорияләрне төзекләндерүгә, эш, эстетик бизәлеш һәм тирә-юнь территорияне төзекләндерү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, игълан ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Түбән Кама зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Саба районында эшлекле сәфәрдә булды. Биредә авыл җирлегендәге халыкның актив эшчәнлеген үстерү сорауларына багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Ул ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов һәм Татарстан Республикасы республикасы Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев Ярославль өлкәсендә эшлекле сәфәрдә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллективы COVID-19 авыруына каршы вакцинация ясатты. Барлык хезмәткәрләр дә "Спутник V" вакцинасына өстенлек бирде.
2021 елның 25-29 апрелендә Бөек Новгород шәһәрендә узган сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре буенча өлкәннәр арасында «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia IX милли чемпионаты финалында катнашу өчен Буа ветеринария техникумының 4 курс студенты Спирина Татьяна һәм юниорлар арасында «Буа шәһәре Лицей-интернаты»ның 8нче А сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Татьяна сайлап алу этабында максималь балл җыйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә хокук бүлеге башлыгы вазыйфасына кандидатуралар арасында конкурс узды.
Бүген Кама Тамагы муниципаль районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.