Алмаз Хисаметдинов: "Һәр районда этләрне аз күләмдә булса да, карап тоту өчен приютлар оештырырга кирәк"

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Нурлат районында эшлекле сәфәрдә. Биредә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында авылны саклап калу, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру инструменты буларак эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итүнең дәүләт чаралары турында фикер алыштылар, шулай ук авылда эшкуарлык, үз эшеңне ачу, авыл бизнесына ярдәм итүнең финанс инструментлары темасына докладлар тыңланды.

Алмаз Хисаметдинов республикада хуҗасыз этләр проблемасы буенча киңәшмәдә чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта Татарстан Республикасында һәм тулаем Россиядә караучысыз хайваннар санын арттыру мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре саны шактый арта.

Баш ветеринария идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда республиканың медицина оешмаларына хайваннар китергән зыяннар буенча 10 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. 2021 елның соңгы өч аенда 1 196 кеше хайваннардан зыян күргән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күзәтүчесез хайваннар гына түгел, ә йорт хайваннары да потенциаль куркыныч тудыра. Сукбай этләр өчен приютлар хәзерге вакытта тугыз муниципаль берәмлектә генә бар, аерым алганда – Яр Чаллы, Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында, сукбай хайваннарны вакытлыча тоту пунктлары эшли. Алар ирекле башлангычларда эшли һәм приютның рәсми статусы юк.

Шулай ук Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы тарафыннан төбәкләргә хайваннар өчен приютлар төзүгә федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча дәүләт программасын эшләү мәсьәләсе карала.

Алмаз Хисаметдинов муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен тәкъдимнәр әйтте. Аның сүзләренә караганда, һәр районда этләрне аз күләмдә булса да, карап тоту өчен приют оештырырга кирәк. Йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү һәм идентификацияләү эшен тизләтү буенча Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы белән чыгарга кирәк.
Котыру авыруына каршы вакцинация ясау мөмкинлеге өчен ел саен хуҗасыз хайваннарны законлы дәрәҗәдә тоту да сукбай хайваннарга бәйле проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International