Илдар Ногманов Әлки районының терлек азыгы әзерләү техникасын уңай бәяләде

2021 елның 28 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасының эшкә әзерлеген тикшерү конкурсы, кабул итү чарасы узды. Терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итүдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Илдар Ногманов катнашты. Эшлекле очрашу барышында Илдар Ногманов техниканың терлек азыгы әзерләү чорына әзерлеген уңай бәяләде. Ул районның ветеринария һәм авыл хуҗалыгы белгечләре белән аралашты, терлек азыгы әзерләү һәм рационнар төзү буенча киңәшләр бирде.

Шулай ук идарә башлыгы урынбасары "Хузангай" терлекчелек комплексында булды. Ул хуҗалыкны карап чыкты, шулай 6 айга кадәр бозауларны тәрбияләү шартлары белән кызыксынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International