Алмаз Хисаметдинов Түбән Новгородта Идел буе федераль округы ветеринария хезмәте җитәкчеләре коллегиясе утырышында катнашты

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Түбән Новгород шәһәрендә уза торган Идел буе федераль округы составына керүче Россия Федерациясе субъектлары Башкарма хакимиятенең ветеринария хезмәте җитәкчеләре коллегиясе утырышында катнаша. Коллегия кысаларында төбәкләрдән килгән ветеринария идарәләре җитәкчеләре белән килешүгә кул куелды.

Коллегия утырышын сәламләү сүзе белән Түбән Новгород өлкәсе ветеринария комитеты рәисе Михаил Курюмов ачты. Кунакларны шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова сәламләде. Эш барышында утырышта катнашучыларның төбәкләрнең дәүләт ветеринария хезмәтләре эшчәнлеге нәтиҗәләре турында докладлары тыңланды.

Чараның практик өлешендә коллегиядә катнашучылар этләрне тоту буенча махсус техника, УАЗ–профи дезотехникасы, Түбән Новгород өлкәсе дәүләт ветеринария хезмәте күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International