ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

1993 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Президенты «Татарстан Республикасында ветеринария эше турында»гы законга кул куйды. Әлеге Закон Татарстан Республикасы территориясендә ветеринария эшен оештыруның һәм гамәлгә ашыруның бердәм принципларын билгеләргә мөмкинлек бирде. Әлеге датаны «Татарстан ветеринария көне» дип атап була.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казанда йортсыз этләрне аулауга заявкалар кабул итүнең бердәм номеры эшли башлады. Бүгенге көннән Татарстан башкаласында күзәтүчесез хайваннарны аулауга заявкалар кабул итү буенча бердәм линия эшли башлый, дип хәбәр итә торак-коммуналь хуҗалык комитеты.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөт терлекчелеген үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Хатуов Джамбулат Хизирович уздырды.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Республиканың кайбер территорияләрендә кыргый кабаннарда Африка дуңгыз чумасы авыруы табылу һәм аның таралу куркынычын булдырмау максатында республиканың аерым территорияләрендә чикләү чаралары билгеләнде. Чикләү чараларын билгеләү турындагы Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Республика ветеринария лабораториясенә эш визиты белән Беларусия Республикасыннан рәсми кунаклар, С.Н.Вышелесский исемендәге Эксперименталь ветеринария институты директоры Юрий Ломаков һәм институтның физик-химик тикшеренүләр һәм гамәли токсикология кафедрасы доценты Иван Дубин килде.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Балтач районына Беларусия Республикасыннан рәсми кунаклар, С.Н.Вышелесский исемендәге Эксперименталь ветеринария институты директоры Юрий Ломаков һәм Эксперименталь ветеринария институтының физик-химик тикшеренүләр һәм гамәли токсикология «кафедрасы доценты, доценты Иван Дубин килде.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ул Минзәлә районының дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә карата оештырылган иде.

Бүген, 28 июнь көнне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алексеевск территориаль бүлегенә кергән районнарның ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Гадәттәгечә, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.


25
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эшмәкәрләр хокукларын яклау темасына багышланган Төбәкара эшлекле форумда катнаша. Чара Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында уза.


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы вәзгыять турында фикер алышу буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров рәислегендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International