Татарстанда 1 июльдән 3 июльгә кадәр «АГРОВОЛГА» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында беренче тапкыр нәселле мөгезле эре терлекләр конкурсы узачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, күргәзмә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә һәм Лаеш районында Республика инвестицияләр һәм новаөияләр агросәнәгать үзәгенең якын-тирә кырларында узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә агымдагы елның 5 аенда терлекчелек буенча эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды.
Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре өчен аттестация узды. Аттестацияне кабул итү комиссиясен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкләде.
Республика территориясендә урнашкан эссе һава торышы сәбәпле, терлекләр өчен авыру һәм үлү куркынычы арта. Шуңа күрә терлекчелек хуҗалыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә түбәндәге чараларны тәэмин итәргә киңәш итәбез:
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә дәүләт имтиханнарын кабул итү комиссиясе рәисе буларак катнашты. Биредә бүген ветеринария медицинасы факультетының 507 төркеме студентлары чыгарылыш квалификация эшләрен яклады.
“Казан” Агросәнәгать паркы” ветеринар-санитария лаборатория базасында, республиканың ветеринария табиблары чираттагы аттестация чараларын үтте. Кагыйдә буларак, әлеге аттестация чаралары ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырылды. Аттестация узарга Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсеннән, Биектау, Питрәч, Саба район дәүләт ветеринария берләшмәләреннән ветеринар-санитария экспертлары килгән иде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконфереция режимында ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлегенә анализ ясауга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, 92нче яшендә РСФСРның атказанган ветеринария табибы, тормышын ветеринария медицинасына багышлаган күренекле шәхес Нигъмәтуллин Миңнебай Гыйният улының вафат булуын хәбәр итә. Ул 1970-1991 елларда, 21 ел дәвамында, ул ТАССРның Дәүләт ветеринария хезмәтен җитәкләгән оста һәм кабатланмас җитәкче иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә: «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон 2021 елның 1 июленнән үз көченә керү сәбәпле, федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары карарларына судка кадәр шикаять бирү процедурасы ачык булачак.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары диния нәзарәтендә узган очрашуда чыгыш ясады.