Чиләбе өлкәсендә кош гриппы буенча карантин кертелде

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Бу хакта карарны дүшәмбе, 30 августта, Чиләбе өлкәсе хөкүмәтендә имзаладылар. Сәбәбе Аргаяш районында шәхси кошчылык фермасында авыру ачыклану булды.

Авыру чыганагы булган хуҗалыкта барлыгы 16,5 мең баш казның мең ярым башы һәлак булган. Авыру киек кошлардан йоккан дип табылган, башка йорт кошлары белән бу казлар элемтәгә кермәгән, чөнки алар ябык утарда тотылган. Ферма хуҗасы кошлар үлүе турында 25 августта Сосновка районара ветеринария лабораториясенә хәбәр иткән. Белгечләр шул ук көнне һәлак булган кош-корттан материал пробаларын алып, өлкә районара ветеринария лабораториясенә, Увельск районара лабораториясенә һәм Владимирда ВНИИЗЖ лабораториясенә җибәргән. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Авыл хуҗалыгы министрлыгында сөйләделәр. Шулай ук бер үк вакытта Худайбердинский бистәсендә дә карантин чаралары кертелде. Һәлак булган кош юк ителгән. 26 августта кош гриппы диагнозы расланды. 

Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең 30.08.2021 № 597-рп күрсәтмәсе белән, имин булмаган пункт - Худайбердинский бистәсе территориясендә югары патогенлы кош гриппы буенча карантин кертелде. Исегезгә төшерәбез, соңгы вакытта Төмән өлкәсендә югары патогенлы кош гриппының дүрт учагы теркәлгән. Аларның ике очрагы кыр кошлары арасында булган һәм тагын ике очрак йорт кошлары арасында булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International