Марат Җәббаров ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмләре белән котлады һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көне уңаеннан Казанда республика ветеринария хезмәте белгечләрен хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты. Министр катнашучыларны Россия Федерациясенең Ветеринария хезмәткәре көне белән котлады һәм мактаулы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы: Әхмәтов Рашат Хәмит улына - «Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең баш ветеринария табибы һәм «Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең баш бухгалтеры Нигъмәтуллина Фәния Гаделҗан кызына тапшырылды.

Татарстан Республикасында ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итүдәге казанышлары, Татарстан Республикасы Атказанган ветеринария табибының мактаулы исеме өчен түбәндәгеләр лаек булды:

Нәҗметдинов Рәсүл Гаян улы - Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Рассвет» агрофирмасы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш ветеринария табибы;

- Батыршин Искәндәр Батырша улы - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Яңа тормыш» акционерлык җәмгыятенең баш ветеринария табибы;

- Низамиева Гөлсинә Вәкил кызы -  “Балтач районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария табиб-серологы;

- Шакирова Зөлфия Габделхәй кызы - «Түбән Кама шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария-санитария эксперты;

- Хәмзин Рафат Әсван улы - Татарстан Республикасы «Республика ветеринария лабораториясе» дәүләт бюджет учреждениесенең эпизоотия отрядының ветеринария табибы;

- Бикмөхәммәтов Рафис Нурмөхәммәт улы - «Тукай район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең Иске Абдул участок ветеринария пункты мөдире-ветеринария табибы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International