Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Буа районында булды. Ул Буа ветеринария техникумында Белем көненә багышланган тантаналы линейкада студентларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлап чыгыш ясады. Барысына да уңышлы уку елы теләде.
Шулай ук тантаналы чара барышында Илдар Ногуманов техникум укытучыларына рәхмәт йөзеннән Хөкүмәт бүләкләре тапшырды.