Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Яңа Чишмә районында эшлекле сәфәрдә. Биредә Алмаз Хисаметдинов Белем көненә һәм беренче сыйныф укучыларын котлауга багышланган тантаналы линейкада чыгыш ясады.
Делегация составында шулай ук Яңа Чишмә районы администрациясе башлыгы Вячеслав Козлов, район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Андрей Никитин та бар иде. Кунаклар балаларга уңышлы, имин уку елы, белемгә омтылуларын теләделәр