Бу хакта карарны дүшәмбе, 30 августта, Чиләбе өлкәсе хөкүмәтендә имзаладылар. Сәбәбе Аргаяш районында шәхси кошчылык фермасында авыру ачыклану булды. Авыру чыганагы булган хуҗалыкта барлыгы 16,5 мең баш казның мең ярым башы һәлак булган. Авыру киек кошлардан йоккан дип табылган, башка йорт кошлары белән бу казлар элемтәгә кермәгән, чөнки алар ябык утарда тотылган. Ферма хуҗасы кошлар үлүе турында 25 августта Сосновка районара ветеринария лабораториясенә хәбәр иткән.
Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көне уңаеннан Казанда республика ветеринария хезмәте белгечләрен хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты. Министр катнашучыларны Россия Федерациясенең Ветеринария хезмәткәре көне белән котлады һәм мактаулы дәүләт бүләкләре тапшырды.
Иртәгә, 1 сентябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов гражданнарны кабул итәчәк. Атна саен уза торган кабул итү чарасы бу юлы Алмаз Хисаметдиновның Яңа Чишмә районына эшлекле сәфәре кысаларында узар дип көтелә.
Хөрмәтле коллегалар! Ветеринария табиблары, санитарлар, фельдшерлар, инспекторлар, лаборатория хезмәткәрләре!
Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез, Россия Федерациясе Ветеринария хезмәткәрләре көне белән белән тәбрик итәм!
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Арча районында булды. Монда «Кырлай» агрофирмасы» базасында ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы белгечләре «Атлар көне»нә багышланган ат-спорт ярышларын уздыру турында киңәшмә уздырдылар.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә утырышлары узды. Җыелышлар Түбән Кама районы ветеринария берләшмәсе һәм Республика ветеринария лаборатория эшчәнлегенә карата оештырылган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Саба зонасы районнарының ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Гадәттәгечә, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында район ветеринария учреждениеләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Апас районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә Ветеринария хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада катнашты. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ветеринарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларның хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Адыгея Республикасы ветеринария идарәсе җитәкчесе Кушхов Анзор Рамазан улы эшлекле очрашуга килде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов кунакны шәхсән үзе каршы алды.