Татарстанда Африка дуңгыз чумасы буенча карантин туктатылды

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда Африка дуңгыз чумасы буенча карантин туктатылды. Яңа Чишмә районының «Красновидово» аучылык хуҗалыгы территориясе чикләрендә, ягъни эпизоотия чыганагында карантинны бетерү турындагы Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.  Документ Татарстан Президенты сайтында урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, биредә чикләүләр кыргый кабаннарда Африка дуңгыз чумасы авыруы ачыклану сәбәпле, әлеге территориядә имин булмаган вәзгыять саклануы һәм авыруның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә урнаштырылган иде. Президент фәрманы нигезендә, шулай ук куркыныч янаган зонада чикләүләр дә алына. Аңа Петропавловск, Зирекле, Яңа Чишмә, Андреевка, Аверьяновка, Бакташ авыллары; Әлмәт районының Новотроицкое, Рокашево һәм Шөгерчә авыллары; Благодатная һәм Зур Сосновка, Тәтемәл һәм Түбән Кама районының Троицкий авылы керә.

Шул ук вакытта югарыда санап үтелгән җирлекләрдә 180 көн эчендә дуңгызларны һәм термик эшкәртелмәгән (70 градустан да ким булмаган) сую һәм эшкәртү продуктлары чыгару һәм сату тыела.

Исегезгә төшерәбез, Африка дуңгыз чумасы буенча карантин 5 июльдә билгеләнгән иде. Шуннан соң Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның өч районында терлек һәм терлекчелек продуктларын алырга йөкләмә биргән иде. .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International