Республиканың ветеринария белгечләре, дуңгызларда африка чумасын булдырмау максатларында, дуңгызчылык предприятиеләрендә комиссия тикшерүләре үткәрә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ветеринария күзәтчелегенең күчмә комиссиясе составында Тукай районындагы "Камский бекон" дуңгызчылык предприятиесында булды.
Әлеге эш сәфәрендә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт ветеринария инспекторы Евгений Иванов җитәкчелегендәге комиссиядә шулай ук Тукай район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллин да катнашты.
Эшлекле очрашу барышында ветеринария күзәтчелеге комиссиясе әгъзаларын "Камский бекон" оешмасының генераль директоры Ленар Сәлахов озатып йөрде.
Икенче эш итеп ветеринария белгечләре "Чаллы бройлер" кошчылык комплексын да карады. Кош гриппы вирусы йогуны кисәтү , авыру таралу куркынычын булдырмый калу максатыннан белгечләре кошчылык предприятиесы җитәкчесе Дилшат Ситдыйков белән күрешеп шул хакта аралашты.
Күчмә тикшерү барышында комиссия, хуҗалыкның аеруча куркыныч авырулар, шул исәптән Африка дуңгызлар чумасыннан саклану дәрәҗәсен күтәрү максатларында, компартентлаштыру таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Белгечләр әйтүенчә, зур икътисадый зыян китерә торган африка дуңгыз чумасыннан саклану дәрәҗәсен күтәрүнең гаять мөһим булуы сәбәпле, компартментлаштыруга аерым игътибар белән карарга кирәк.