Россиядә дача өчен каралган бакча кишәрлекләрендә кош-корт асрау тыела

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Россиялеләргә моннан ары дача өчен каралган бакча кишәрлекләрендә кош-корт асрау, шул исәптән тавыклар, куяннар тоту ярамячак. Россия Федерациясенең Югары Суды тиешле тыюны раслады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итте, закон бозучыларны зур штраф көтә.

Бу хәлләр Волгоград өлкәсендә бакчасында тавыклар асраган хатын-кызның судка мөрәҗәгать итүеннән башланган иде. Ханым Югары судка барып җитә, тик барыбер үз хокукын раслый алмый. Нәтиҗәдә, дачасында тавык кетәклеге булган ханым судта ота алмады, аңа 10 мең сум штраф салдылар.

Закон буенча, бакча җир участогы гражданнарның ял итү яки авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен генә билгеләнгән. Шулай ук анда дача яки торак йортлар, хуҗалык корылмалары һәм гаражлар урнаштырырга мөмкин. Әгәр дә участок шәхси ярдәмче хуҗалыкка карый икән, терлекләр асрарга була. Шул ук вакытта бакча җирләрендә, юристлар мәгълүматларына караганда, умарта куярга рөхсәт ителә. Тик анысы өчен күршеләрдән ризалык алырга кирәк булачак. 

Яңа кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, штраф җир кишәрлегенең кадастр бәясенең 0,5 тән 1 процентка кадәр, әмма ун мең сумнан да ким булмаган күләмдә билгеләнә. Әгәр кадастр бәясе билгеләнмәгән икән, штраф 10 меңнән 20 меңгә кадәр тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International