Kazan Digital Week - 2021 Халыкара форумы 21-24 сентябрьдә «Kazan Expo» Халыкара күзгәзмә үзәгендә узачак

2021 елның 17 сентябре, җомга

Kazan Digital Week - 2021 Халыкара форумы 21-24 сентябрьдә Казанда «Kazan Expo» Халыкара күзгәзмә үзәгендә узачак. Авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы спикерлар сезгә интеллектуаль роботлаштырылган чаралар турында сөйләячәк, шулай ук агросәнәгать комплексларын кадрлар белән тәэмин итү тәҗрибәсе белән цифрлы компетенцияләре булган белгечләр белән уртаклашачак.

Күргәзмәдә катнашу - белгечләрнең киң аудиториясен күрсәтү һәм потенциаль заказчыларны җәлеп итү мөмкинлеге. Сезнең компанияне Kazan Digital Week-2021 форумы күргәзмәсендә актив катнашуга чакырабыз. Цифрлы атна программасы алар нигезендә булдырыла торган цифрлы интеллектуаль технологияләргә һәм инновацион продуктларга юнәлдереләчәк.

Kazan Digital Week - 2020 Халыкара форумын оештыру һәм уздыру идеясе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустиннан да югары бәя алды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International