Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре өчен аттестация узды. Аттестацияне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов җитәкчелегендәге комиссия кабул итте.
Биредә район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары - Баш ветеринария табиблары, район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары урынбасарлары, ветеринария белгечләре катнашты.
Аттестациянең максаты - эшчәнлекне объектив бәяләү һәм аларның биләгән вазыйфаларына туры килүен билгеләү, шулай ук эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә ярдәм күрсәтү һәм предприятие җитәкчеләренең һөнәри үсешен стимуллаштыру.