Казанда «Kazan Digital Week - 2021” Халыкара форумы үз эшен башлап җибәрде

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Kazan Digital Week - 2021” Халыкара форумында катнашты. Форум кысаларында югары технологияләр күргәзмәсе "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылган иде. 

Форум барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында "АПКны цифрлаштыруның төп трендлары" темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.

"Агросәнәгать комплексы - Татарстан икътисадының мөһим өлеше. Агросәнәгать комплексы үсешенең төп факторы-цифрлаштыру. Бүген республика территориясендә авыл хуҗалыгының барлык өлкәләренә кагылышлы цифрлаштыру программалары комплексы эшләнә", - дип билгеләп үтте үз чыгышында Марат Җәббаров.

Форум үз эшен 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International