Амур өлкәсенең биш районында Африка дуңгыз чумасы авыруы табылган

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Амур өлкәсенең биш районында Африка дуңгыз чумасы авыруы табылган. Бу хакта Амур өлкәсе Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Җирле халыкка юк ителгән терлек өчен компенсация түләнәчәк, дип ышандыралар.

"Африка дуңгыз чумасы Бурейский, Архарин, Мазанов, Свободненский, Белогорск районнары авыл җирлекләрендә теркәлгән. Әлегә хәл тотрыклы түгел. Бу авыруны бетерү һәм кирәкле дезинфекция үткәрү буенча барлык чаралар күрелә",  - дигән Амур өлкәсе ветеринария идарәсе башлыгы Сергей Самохвалов.

Авыру чыганагы табылган авылларда ветеринария идарәсе белгечләре 5-20 км ераклыкта урнашкан читләштерү зоналарын һәм 5-100 км озынлыктагы мониторинг зонасын билгели. Бу мәсьәлә Амур өлкәсе Хөкүмәтендә аерым контрольдә тора һәм моның өчен бюджетта акча каралган. Кешеләр тере авырлыгы өчен 156 сум алачак", - дип өстәгән Самохвалов.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе йорт дуңгызлары асраучы хуҗалыкларда, шулай ук дуңгызчылык предприятиеләрендә барлык саклык чаралары һәм АЧСКА каршы профилактика чаралары үтәлергә тиеш, дип кисәтә.

Дуңгызларны бикле территриядә тоту, кыргый табигать белән элемтәдән чикләү, урман-кырларга чыккан кием һәм аяк киеме белән дуңгызлар торган каралтыга кермәү, терлек азыгын термик эшкәртү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда чит затларга дуңгызлар асрыйт орган каралты-курага керүне тыю һәм дуңгызчылык комплексларының ябык режимда эшләве - болар дуңгыз чумасы авыруы йогуны кисәтүче иң мөһим шартлар. 

Дуңгызларда африка чумасы - йорт һәм кыргый дуңгызларның йогышлы вируслы авыруы. Аны дәвалау һәм профилактикалау ысуллары юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International