Район дәүләт ветеринария берләшмәләре ветеринария табиблары аттестация узды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табибларын аттестацияләү булды. Аттестацияне кабул итү комиссиясен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җитәкләде. Комиссия составында шулай ук Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев һәм дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов та бар иде.

Аттестациядә район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләрендә эшләүче терапевтлар катнашты. Аттестация чарасының максаты - эшчәнлекне объектив бәяләү һәм хезмәткәрләрнең биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәвен билгеләү, шулай ук эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә ярдәм күрсәтү һәм һөнәри үсешне стимуллаштыру. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International