Татарстан Республикасы Минстрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре 18нче сентябрь көнне "Илкүләм кросс"спорт чарасында катнашу өчен "Урам" эктрим паркында җыелдылар. Ярышлар парк территорясендә һәм Казансу яры буйлап барды. Биредә шулай ук ТР "Республика ветеринария лабораториясе" һәм Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә көч сынашты.
"Илкүләм кросс" - катнашучылар саны һәм географик колачлау буенча Россия Федерациясе территориясендә иң масштаблысы булган спорт чарасы. Ярышларда төрле яшьтәге һәм төрле спорт әзерлеге булган гражданнар катнаша ала. Спорт сөючеләр белән беррәттән стартка профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыга.