Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Яңа Чишмә районында булды. Эш сәфәре Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында лейкоз авыруыннан дәвалау һәм авыруны булдырмый калу мәсьәләләре буенча тикшерү максатыннан оештырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары "Архангельское" һәм "Агроснова" терлекчелек комплексларында булды.
Терлекчелек хуҗалыклары җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләренең эшлекле очрашу барышында сөт терлекчелегендә яңадан җитештерү мәсьәләләре, мөгезле эре терлек лейкозы проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләделәр, терлекчелектә ашату, продуктив терлек авыруларын дәвалау һәм профилактикалау, туберкулез йогышын профилактикалауның мөһим роле турында сөйләделәр.