ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табиблары аттестация узды. Комиссиядә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Илдар Ногманов, хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге, шулай ук дәвалау-профилактика чаралары бүлеге белгечләре катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хуҗасыз этләр өчен каралган “Зооцентр” приютында булды. Монда ветеринария белгечләре приют эшчәнлеге һәм анда көн итүче хуҗасыз этләрнең тормышы белән танышты.


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Атлар гриппы чыганакларын бетерүне һәм булдырмауга юнәлдерелгән профилактика, диагностика, дәвалау, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыруның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында" 2021 елның 16 сентябрендәге 635 номерлы яңа боерыгы басылып чыкты. 

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Туган җирем – Россия» Бөтенроссия конкурсы дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итүне дәвам итә. Хәзерге вакытта конкурста катнашуга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән 100дән артык гариза кабул ителгән. Гаризалар 2021 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Әлеге чорда Россия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, хосусый авторлар, блогерлар һәм фотокорреспондентлар авыл тематикасы буенча үз проектларын тәкъдим итә алалар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган рәсем бәйгесе игълан ителде. «Намуслы яшәргә кирәк!» темасы буенча узучы бәйге коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру һәм коррупция фактларына тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, шулай ук балигъ булмаган балалар арасында хокукый культураны күтәрү максатында уздырыла.


25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Яр Чаллы зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кош гриппы вирусының Татарстан чикләренә бик якын килеп җитүе турында кисәтә. Кош гриппы авыруы чыганаклары күрше һәм чиктәш республикаларда ачыклану сәбәпле, Татарстанда вәзгыять киеренке кала.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Мамадыш һәм Чистай районнары дәүләт ветеринария берләшмәләренә ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.


22
октябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Лаеш муниципаль районында Октябрьгә 25 ел исемендәге Совхоз бистәсе территориясендә кош гриппы чыганагын юк итү буенча команда-штаб өйрәнүләре узды. Өйрәнүләрдә барлык тармак ведомстволары: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның ведомство оешмалары: Лаеш район дәүләт ветеринария берләшмәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Алексеевск территориаль бүлеге инспекциясе, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте, районның янгын хезмәте, район администрациясе җитәкчелеге вәкилләре катнашты.


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Спас муниципаль районында булды. Эш сәфәре барышында ул көзге профилактик чаралар барышы белән танышты, Антонов авыл җирлегенең участок ветеринария пунктында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International