Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы, Тукай районы, Калмаш авылы адресы буенча урнашкан «Фролов Эдуард Александрович» крестьян (фермер) хуҗалыгы территориясендә йогышлылыгы югары булган кош гриппы ачыкланды.
Авыру чыганагы Республика ветеринария лабораториясе һәм «Үзәк фәнни-методик ветеринария лабораториясе»нең Татарстан сынау лабораториясендә үлгән йорт кошлары, бытбылдыклардан алынган биоматериалларын тикшерү нәтиҗәсендә расланды.
Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан инфекцияне ачыклау факты буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «йогышлылыгы югары булган кош гриппы учакларының таралуын булдырмауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән профилактик, диагностика, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыру, карантин һәм башка чикләүләрне билгеләү һәм бетерү кагыйдәләрен раслау турында» 24.03.2001 ел, № 158 боерыгы нигезендә оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары үткәрелде. Эпизоотия чыганагы, янау зонасы һәм күзәтү зонасы билгеләнде.
Татарстан Республикасы Президенты сайтында чикләү чаралары (карантин) билгеләү турында Указы проекты эшләнде һәм раслау өчен җибәрелде.
Эпизоотия чыганагында һәм куркыныч янаган зонада үлгән һәм авыру кошларны юк итү буенча чаралар агымдагы елның 21 ноябрендә төгәлләнде. «Фролов Эдуард Александрович» крестьян (фермер) хуҗалыгы карамагындагы биналар территориясендә эпизоотик чыганакта барлыгы 42 000 баш олы бытбылдык, 10 000 баш тәүлеклек бытбылдык, 171 килограмм бытбылдык ите һәм 48 000 данә бытбылдык йомыркасы юк ителде. Авыру йогу куркынычы янаган зонада Калмаш, Югары Байлар авылларында, Новый бистәсендә йорт кошлары җыеп алынды. Барлыгы 1470 баш тавык, 9 баш үрдәк, 7 баш сарык, 1068 баш каз тартып алынды һәм юкка чыгарылды.
Хәзерге вакытта «Фролов Эдуард Александрович» крестьян (фермер) хуҗалыгы территориясендә кош гриппы чыганагын юк итү буенча оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары үткәрелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең матди-техник җиһазланышы ярдәмендә кыска вакыт эчендә инфекция чыганагын юк итәргә мөмкинлек бирде.