Африка дуңгыз чумасы геномлы ит ризыклары кеше сәламәтлеге өчен куркыныч түгел!

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Африка дуңгыз чумасы кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый, аның билгеле булган A/H1N1 гриппына бернинди катнашы да юк һәм. Шулай ук Африка дуңгыз чумасы геномы булган ит продукциясе дә кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч тудырмый.

Карантин зоналардан ит продукциясен кертүгә чикләүләр куелу һәм йогышлы ит продукциясен утильләштерү, барыннан да элек, АЧС вирусының дуңгызчылыкта зур территорияләргә таралу куркынычы белән бәйле. Әлеге авыру дуңгызчылык сәнәгатенә һәм тулаем илгә зур икътисадый зыян китерә.

Африка дуңгыз чумасы йогу куркынычы булган хайваннар, дуңгызлар һәм кыргый кабаннар өчен бик куркыныч, чөнки вирус бик тотрыклы. Чи иттә, дуңгызчылык ит продуктларында, терлек азыгында, суда һәм тышкы мохиттә ул айлар буе саклана. Туңдырылган, киптерелгән очракта да хәтта черегән пролдуктларда да вирус активлыгын дәвам итә. Туңдырылган продуктларда Африка дуңгыз чумасы вирусы еллар буе сакланырга мөмкин.

Шуңа күрә дуңгызларга һәм кабан дуңгызларына Фрика чумасы йогуның төп факторы – вирусның азык-төлек продуктларында саклануы. Төбәкләр территорияләренә дә вирусның, беренче чиратта, йогышлы продукция аша керүен искәртергә кирәк. Йогышлы азык-төлекне температурасы 75°С дан да ким булмыйча 30 минут югары температурада эшкәрткәндә, хлорлы, йодлы дезинфекция чаралары  белән эшкәрткәндә вирус үлә.

Дуңгызлар авыру хайваннар белән контактта булган очракта, азык-төлек калдыклары аша; су; карау предметлары; транспорт чаралары; үлгән дуңгызларның үләксәләре һәм зарарланган дуңгызларның сугым продуктлары аша зарарлана. Вирусны шулай ук бөҗәкләр, кимерүчеләр, башка хайваннар белән элемтәгә кергән кешеләр механик рәвештә йоктыра ала.

Африка чумасыннан дару да, вакцина да юк, ә авыру хайваннарны дәвалау тыела. Катгый карантин – әлеге авыруга каршы көрәшнең бердәнбер чарасы.

Дуңгызларда африка чумасы – йорт һәм кыргый дуңгызларда аеруча куркыныч вируслы вируслы авыру, ул тиз таралу, зарарланган хайваннарның югары үлүчәнлеге һәм югары икътисадый зыян белән характерлана. Кыргый кабаннар һәм йорт дуңгызлары елның теләсә кайсы вакытында авырый. Әлеге аеруча куркыныч йогышлы авыру дуңгызларның 100 процент үлеме белән яный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International