Алмаз Хисаметдинов Яңа Чишмә районы Советының 15нче утырышында катнашты

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 15нче утырышында катнашты. Киңәшмә күпсанлы мәсьәләләр каралды. Кыскача шуларның берничәсе турында әйткәндә, утырышта "Яңа Чишмә муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге планлы чорга социаль-икътисадый үсеше стратегиясе"н тормышка ашыруның барышы һәм 2022 елга бурычлар, шулай ук 2021 елда Яңа Чишмә муниципаль районы халкы өчен амбулатор-поликлиника ярдәменең һәркем өчен уңайлы булуы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Район Советының "2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы бюджеты турында"гы карары проектына бәяләмә дә тыңланды.
Чарада катнашучылар 2021 елның 10 аенда районның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар, Яңа Чишмә районының киләсе елга бюджеты, шулай ук районның 2022 елга социаль-икътисади үсеше фаразлары турында докладлар тыңладылар.

Әлеге чара «Иң яхшы комбайнчы - 2021» бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International