Балык Бистәсе районы дәүләт ветеринария берләшмәләренә ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Балык Бистәсе районы дәүләт ветеринария берләшмәләренә ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениесенең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International