Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов эш визиты белән Әлки районының «Красный Восток Агро» акционерлык җәмгыяте терлекчелек комплексларында булды. Эш барышында Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев катнашты.
Комиссияне "Красный Восток Агро" Агрохолдингының Баш ветеринария табибы Айрат Хафизов озатып йөрде. Эш барышында белгечләр мөгезле эре терлекнең баш санын саклау, бозауларны 6 айга кадәр үстергәндә технологияне үтәү мәсьәләре буенча фикер алышты.