Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Актаныш, Мөслим, Яшел Үзән районнары ветеринария берләшмәләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлеге турында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмә видеоконференция режимында үтте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары, шулай ук район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм ветсанэкспертлар катнашты.
Районнарның ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясе бүлеге әйдәүче киңәшчесе Ирина Тарутина анализ ясады.