Татарстан Республикасы территориясенә хайваннарның аеруча куркыныч һәм башка авыруларын кертмәү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы боерыгы нигезендә хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында барлык милек рәвешләрендәге предприятиеләр җитәкчеләре, шул исәптән терлекләрне сатып алу һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр өчен аңлату чаралары уздырыла.
Бу Башкортостан Республикасында һәм Казахстанда мөгезле эре терлелкәрнең тилчә һәм йогышлы төенле дерматиты кебек хайваннар авырулары барлыкка килү белән бәйле. Районнарның баш ветеринария табиблары һәм ветеринария куркынычсызлыгы инспекторлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килештермичә, терлекләр кертүне тыю буенча КФХ хуҗалыклары җитәкчеләренә мәгълүмат бирү чараларын уздыралар. Хуҗалыклар һәм КФХлар җитәкчеләренә мәгълүмат җиткерү чаралары кулдан языла. Чара барышында авыруларны булдырмый калу чаралары турында өстәмә белешмәлекләр дә таратыла.