Евросоюз илләрендә соңгы 10 елда хайваннарны дәвалау өчен антибиотиклар куллану ике тапкыр кимегән

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Хайваннар өчен кулланыла торган дарлар буенча Европа агентлыгы мәгълүматларына караганда, Евросоюз илләрендә соңгы 10 елда антибиотик препаратларны, шул исәптән антибиотикларны, хайваннарны дәвалау өчен куллану ике тапкырга диярлек кимегән.

Бу хакта Европа ветеринария табиблары Федерациясе порталында хәбәр ителә. EMA хисабы нигезендә, 2011 елдан 2020 елга кадәр Европаның 25 илендә ветеринария препаратларын сату күләме 43,2% ка кимегән.Аерым алганда, полимиксиннар Төркеме антибиотикларын сату 76,5% ка кимегән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Евросоюз илләрендә кайбер йогышлы бактерияләренең, мәсәлән Escherichia coli (эчәк таякчыгы), микробларга каршы препаратларга тотрыклылыгы кимүе күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International