Саба районында авыл хуҗалыгы һәм ветеринария белгечләренең әзерлеген күтәрү курслары үз эшен башлады

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районында авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зоотехниклары, район дәүләт ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре өчен укулар башланды.

Белгечләрне укыту "Алты айга кадәр бозауларны үстерү, сыерларны савуның төп принциплары, җитештерүне нәтиҗәле оештыру икътисады һәм маститларны профилактикалау" темалары буенча уза.

Бу көннәрдә, 22-24 ноябрьдә Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки муниципаль районнарының ветеринария белгечләре әзерлекне һәм квалификацияне күтәрү курслары уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International