Баш ветеринария идарәсендә үләт базларын көзге тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР МК Баш ветеринария идарәсендә терлек үләт базларын көзге тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.

Чарада Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыклары, территориаль бүлекләре һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты. Үләт базларын көзге тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ белән идарә җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында үләт базларын төзекләндерү һәм карап тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә ахырында Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов киләсе чорга бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International