Ветеринария-санитария экспертизасы эшенә анализ ясалды

2021 елның 26 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында район ветеринария учреждениеләренә ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Киңәшмәдә ветеринария иминлеген ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эмиль Шаһимуллин, ветеринария куркынычсызлыгын, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина, Балтач муниципаль районы ветеринария берләшмәсе башлыгы катнрашты. Киңәшмә барышында ветеринария берләшмәләрендә ветеринария-санитария экспертизасы эше турында анализ белән Ирина Тарутина чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International