Дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 26 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты. Ревизияләр турында фикер алышу Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә чыгу йомгаклары буенча узды. Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International