Баш ветеринария идарәсендә Түбән Кама зонасы район ветеринария берләшмәләре эшенә бәя бирделәр

2021 елның 26 ноябре, җомга

 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Түбән Кама зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында онлайн режимда киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыклары, район ветеринария берләшмәләре башлыклары, шулай ук лаборатория мөдирләре һәм терапевтлар катнашты.

Участок ветеринария пунктлары, ветеринария берләшмәләре лабораторияләре эшен, "Меркурий" федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшчәнлек алып баруны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов һәм Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев анализладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International