Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Алексеевск районында булды. Биредә аның җитәкчелегендә районның ветеринария учреждениеләре эшчәнлегенә анализ ясау буенча чираттагы айлык киңәшмә узды.
Бүген Саба ветеринария берләшмәсендә Саба районы Эзмә авылының "Чишмә Саф" балалар бакчасы нәниләре кунакта булып китте. Чараны "Saba Balahoner" проекты кысаларында, эпизоотиягә каршы эш буенча җитәкче урынбасары Сергей Павлов үткәрде.
Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Балачак - кеше тормышының иң тылсымлы, иң бәхеле чоры. Һәр баланың да балачагы имин, бәхетле, әти-әниле тулы гаиләдә узсын иде. Һәр бала үзен яраткан һәм якланган итеп хис итәргә лаеклы.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Алексеевск зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Россельхознадзор Россия ветеринария препаратларын җитештерүчеләрне Европа Союзының бердәм кагыйдәләре нигезендә теркәү досьесаларын соңгы мизгелдә эшләп бетермәскә, ә бу эшне бүген үк башларга чакырды. Бу хакта «ЕАЭС таможня территориясендә ветеринария чаралары әйләнешен җайга салу кагыйдәләре турында» түгәрәк өстәлдә Россельхознадзор дәүләт ветеринария күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Анна Бабушкина белдерде.
Республиканың ветеринария табиблары язгы ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чараларны үтәү буенча эшне төгәлләделәр. Бу чаралар республика территориясендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында елга ике тапкыр уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Балтач районында азык әзерләү техникасының һәм азык саклау урыннарының әзерлеген сынау-конкурсында катнашты.
Быел Буа ветеринария техникумы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар техникумында "Һөнәр академиясе"н ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Ижауда узган Идел буе федераль округында дәүләт ветеринария хезмәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнаштылар. Әлеге чара РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдовның Удмуртия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.
Удмуртия Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан ветеринария хезмәте делегациясе Можга шәһәренең "Районара хайваннар авыруларына каршы көрәш станциясе" һәм "Районара ветеринария лабораториясе" ндә булды.