ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

14 июньдә Дәүләт Думасы утырышында түбән палатаның законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр эшләү белән шөгыльләнүче эшче төркеме регионнарда хуҗасыз этләр проблемасын хәл итү өчен төзәтмәләр тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТАСС Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетына сылтама белән хәбәр итә. Төзәтмәләр Дәүләт Думасы тарафыннан язгы сессия азагына кадәр кабул ителергә мөмкин. 


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Балтач муниципаль районында «Сенаж көне» семинары узды. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ленар Гарипов, Рафаэль Фәттахов, ветеринария берләшмәләре һәм районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген «Казан Агросәнәгать паркы" лабораториясендә Республиканың ветеринария табибларын аттестацияләү булды. Аттестация комиссиясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә эшләде.

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә квалификация күтәрү программасы буенча ветеринария-санитария экспертларын укыту башланды. Укыту курсына Арча, Буа, Әлки, Спас, Чистай, Мамадыш районнарының ветеринария лабораторияләре һәм Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре чакырылган.


3
июнь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Чүпрәле, Апас, Чистай, Алексеевск, Азнакай, Ютазы, Тукай, Кукмара, Саба районнарының ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Татарстан Республикасының район ветеринария берләшмәләрендә терлекләр сату белән шөгыльләнүче, корбанлык сарыклар сатучы эшмәкәрләр белән киңәшмәләр уза. Киңәшмәләр Корбан гаетенә әзерлек һәм корбан чалу бәйрәмендә ветеринария һәм санитария иминлеген тәэмин итү белән бәйле рәвештә үткәрелә.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов дәүләт имтихан комиссиясе составында Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 5нче курс студентларының дәүләт имтиханын кабул итте. "Ветеринария” белгечлеге буенча дәүләт имтиханын көндезге формадагы ветеринария медицинасы факультеты студентлары тапшырды. 


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Арча районында эшлекле сәфәрдә булды. Монда азык әзерләү техникасының 2022 елда терлек азыгы җитештерүгә әзерлеген сынадылар. Техниканы кабул итү кысаларында үзебездә җитештерелгән заманча авыл хуҗалыгы техникасы да, чит илдә җитештерелгәне дә тәкъдим ителде.Эш барышында Алмаз Хисаметдинов техниканың әзерлеген бәяләде, районның ветеринария һәм авыл хуҗалыгы белгечләре белән аралашты.

2022 ел башыннан алып 30 майга кадәр Россиядә африка дуңгыз чумасының 26 учагы ачыкланган. Россельхознадзорның мәгълүмати-аналитик үзәге хәбәр итүенчә, кыргый кабаннар арасында иң күп чыганак теркәлгән – 17. Амур (3 учак), Волгоград (2), Орел (1), Ростов (1), Саратов (2), Ярославль (1) өлкәләре, Приморский (3), Хабаровск (2) һәм Ставрополь (1) крайлары һәм Төньяк Осетия – Алания (1) республикалары территорияләрендә инфекцияле хайваннарны таптылар.

Франциядә кошларның баш санын тиз йогучан кош гриппына каршы вакцинацияләүнең эксперименталь программасы дәвам итә. Эксперимент кысаларында үрдәкләрдә иммунизация үткәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International