Казанга Мәскәүнең “Ветеринария үзәге” федераль оешмасы галимнәре килде

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Бүген республика ветеринария табиблары өчен квалификация күтәрү курслары эшен дәвам итә. Казанга Мәскәүнең “Ветеринария үзәге” федераль оешмасы галиме, биология фәннәре докторы, профессор Владимир Макаров һәм ветеринария фәннәре кандидаты Ольга Виткова килде.

Татарстанның ветеринария табиблары өчен агросәнәгать комплексының эпизоотик иминлеген һәм биологик иминлеген тәэмин итү буенча өч көнлек уку курсы «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында» уза. Лекция курсы дәвамында Мәскәүдән килгән экспертлар: ветеринария фәннәре кандидаты, доцент Анатолий Авдиенко, биология фәннәре докторы, профессор Владимир Макаров, ветеринария фәннәре докторы Виктор Ирза, ВНИИЗЖ баш эксперты Виктор Ирза, ветеринария фәннәре кандидаты, "Ветеринария үзәге" директоры Юрий Барсуков, шулай ук биология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең ФИЦ баш фәнни хезмәткәре Альберт Чернов һәм башкалар укый. Уку азагында веттабиблар йомгаклау аттестациясе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International