Юрий Барсуков Республика ветеринария лабораториясе эше белән танышты

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Бүген "Ветеринария үзәге" директоры Юрий Барсуков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән бергә эш визиты белән Республика ветеринария лабораториясендә булды.

Юрий Барсуков лабораториянең техник җиһазланышын һәм хезмәткәрләрнең компетентлыгын югары бәяләде. Аның сүзләренә караганда, лаборатория - ветеринария эшенең йөрәге.

"Заманча ветеринария лаборатория тикшеренүләреннән башка яши алмый. Шуңа күрә Республика ветеринария лабораториясенең профессионализмы һәм сыйфатлы эше - ветеринария тармагының һәм тулаем төбәкнең уңышлы эшчәнлегенең нигезе ул", - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International