Бүген Казанга эшлекле визит белән Мәскәүнең “Ветеринария үзәге” федераль оешмасы директоры Юрий Барсуков килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов каршы алды.
Эшлекле очрашу барышында Мәскәүдән килгән кунак, Алмаз Хисаметдинов белән бергә, Лаеш районы Державин авылы участок ветеринария пунктында булды, район ветеринария берләшмәсе һәм лабораториясе эшчәнлеге белән танышты.
Иртәгә, 29 июньдә, Юрий Барсуковның республиканың ветеринария табиблары белән очрашуы һәм Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында лекцияләре планлаштырылган. Чыгыш барышында ул илдәге эпизоотик хәл һәм биологик куркынычсызлыкны тәэмин итү турында, илдәге куркыныч авыруларны профилактикалау һәм диагностикалау белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында сөйләр дип көтелә.