Владимир Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри төстә идентификацияләү турындагы законга кул куйды

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри төстә идентификацияләү турындагы законга кул куйды. Документтан күренгәнчә, терлекләрне маркировкалау вакытын Хөкүмәт билгеләячәк, ләкин 2024 елның 1 мартыннан да иртәрәк түгел. Закон үзе 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Әлеге документ белән ветеринария турындагы гамәлдәге законга үзгәрешләр кертелә.

Төзәтмәләр белән хайваннарның (хезмәт хайваннарыннан тыш) маркировкасын теләсә нинди ысул белән кертү карала. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аңлатуларынча, маркировкалау хайваннардагы йогышлы авырулар таралуны булдырмау, чыганакларны һәм авыруны тарату юлларын оператив ачыклау өчен кертелә.

Маркировкаланган хайваннар турында мәгълүмат ветеринария өлкәсендә «ВетИС»федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертеләчәк. Бу Россельхознадзор системасы. Хайваннарны идентификацияләү өчен ведомствода «Хорриот»компонентын эшләгәннәр. Система инде файдалануга тапшырылган. Һәр хайванга яки хайваннар төркеменә уникаль хәреф-санлы идентификация номеры биреләчәк.

Хайваннарны исәпкә алу бушлай башкарыла, диелә документта. Ә маркировкалау чараларын хуҗалары үзләре сайларга һәм үз хисабына сатып алырга мөмкин.

Документтан күренгәнчә, йорт хайваннары маркировкага тиеш түгел. Элегрәк Дәүләт Думасында йорт хайваннарын, шул исәптән песиләрне һәм этләрне маркировкалау буенча аерым закон проекты эшләү планлаштырыла, дип белдергәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International