Бүген Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында “Ветеринария үзәге” федераль оешмасы директоры Юрий Барсуков Татарстан Республикасы ветеринария табиблары белән очрашты. Алда билгеле булганча, монда ветеринария табибларын күтәрү буенча өч көнлек курслар уза.
Ветеринария табибларының квалификациясен күтәрү курслары эше барышында Юрий Барсуков 2020-2022 елларда РФ территориясендә хайваннарның социаль яктан әһәмиятле һәм аеруча куркыныч авырулары буенча эпизоотик вәзгыять турында чыгыш ясады. Ул илдәге эпизоотик хәл, биологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, илдә хайваннарның куркыныч авыруларын профилактикалау һәм диагностикалау белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, кичә “Ветеринария үзәге” директоры Юрий Барсуков Казанга эш визиты белән килде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән бергә, ул Лаеш районында булды һәм ветеринария учреждениеләренең эше белән танышты.