Терлекчелек продукциясен алган өчен компенсацияләр түләү кагыйдәләрен билгели торган законга кул куелды

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

РФ Президенты Владимир Путин хайваннарның аеруча куркыныч авыру чыганакларын бетергәндә терлек яки терлекчелек продукциясен алган өчен хуҗаларга компенсацияләр түләү кагыйдәләрен билгели торган законга кул куйды. Закон 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

Документтан күренгәнчә, аеруча куркыныч авырулар учакларын бетергәндә, хуҗа авыл хуҗалыгы хайваннары яки терлекчелек продукциясе алган очракта, зыян түләтергә хокуклы. Зыянның бәясе чикләү чараларын кертү турында игълан ителгән көнгә кадәр билгеләнә.

Мөһим момент: ветеринария законнарын бозу ачыкланса, хуҗага компенсация бирүдән баш тартырга яки аның күләмен киметергә мөмкин. Бу авыл хуҗалыгы терлекләрен асрау һәм үстерү, терлекчелек продукциясен җитештерү һәм саклауга кагыла.

Милекчегә компенсация бирүдән баш тартырга мөмкин булган очраклар исемлеген Хөкүмәт билгеләячәк.

Милекченең мондый карарны судта дәгъвалау хокукы булачак.

Законда компенсация региональ бюджеттан түләнә, дип әйтелә. Әгәр хайваннарның аеруча куркыныч чирләре учаклары федераль яки төбәкара әһәмияткә ия булса, алынган терлек яки продукциянең 50% ы федераль бюджеттан компенсацияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International