Бүген Казанда Татарстан Республикасы ветеринария табиблары өчен эпизоотик иминлекне һәм биологик иминлекне тәэмин итү буенча квалификация күтәрү курслары тәмамланды.
Чараның ахырында "Ветеринария үзәге" федераль оешмасы директоры Юрий Барсуков укуларда катнашучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырды.
Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады. Ул Юрий Иванович Барсуковка вакыт табып килүе һәм ветеринария белгечләрен укытуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Мәскәү каласындагы «Ветеринария үзәге» белән тыгыз хезмәттәшлеген дә билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, кичә Юрий Барсуков Казанга республиканың ветеринария табибларын укытуда катнашу өчен эш визиты белән килде. Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында узган өч көнлек курслар дәвамында "Ветеринария үзәге" экспертлары лекцияләр укыды.