Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге оешмалар киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалауга әзерләү һәм республикада эпизоотиягә каршы көзге чаралар планын тикшерү мәсьәләләре төп темалар булды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов идарә җитәкчелегендәге учреждениеләрдә эш йомгаклары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге территориаль бүлекләре башлыклары, дәвалау-профилактика чаралары буенча һәм эпизоотиягә каршы эш буенча урынбасарлар катнашты.
2021 елда Германиядә терлекчелектә антибиотиклар куллану кимегән, антибиотикларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын контрольдә тоту системасы кысаларында уздырыла торган мониторинг нәтиҗәләре сөйли. Немец экспертлары QS мониторингы буенча 4 нче хисап бастырды, аның нигезендә 2021 елда терлекчелектә антибиотиклар куллану кирәкле минимум буларак билгеләнгән дәрәҗәгә якынайды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе авыл хуҗалыгы хайваннарын маркировкалау, ягъни исәпкә алу турында хәбәр итә. Канун Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланды.
Россиядә ел башыннан алып 1 августка кадәр Африка дуңгыз чумасының 55 яңа очрагы теркәлгән.
1 августтан республикада пландагы көзге ветеринария-профилактика эше һәм эпизоотиягә каршы чаралар, диагностик тикшеренүләр башланды. Алар республика муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында уздырыла.
Мөгезле эре терлекләрнең тояк авырулары сыерларның сөт бирүчәнлеген 25%ка кадәр киметергә мөмкин, дип кисәтте ветеринария белгечләре. Алар авыл хуҗалыгы хайваннарының тояклары авыруларын профилактикалау турында искәрттеләр.
Яңа Чишмә районы кырларында урып-җыю эшләренең барышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәяләде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов озатып йөрде.
Россиягә чит ил ветеринария препаратларын китерү күләме 2022 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр 18,5 млрд. сум тәшкил итте (бәяләрдә таможня чистарту бәясен исәпкә алып, НДСны да кертеп исәпләнелә).
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Яр Чаллы зонасы ветеринария берләшмәсе эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.